“Хузур” нәшрият йорты Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә багышланган 3 китап нәшер итте

04 гыйнвар 2015 ел 20:21

Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм 571 елның 20 апрелендә, рабигыләүвәл аеның 12 нче көнендә дөньяга килә. Ул, дөньяның иң мөбарәк шәһәре булган һәм бу көндә дә мөселманнар хаҗ кыла торган, Мәккәи Мөкәррәмәдә туган һәм шул шәһәрдә үскән. “Мәүлид” – туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Пәйгамбәр туган ай рәбигуләүвәл аен исә татар халкы Мәүлид ае дип йөртә. Быел ул 23 декабрьдә башланды һәм 22 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Мәүлид аенда догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү, изге гамәлләр башкару –  Раббыбызга һәм Аның Рәсүле Мөхәммәд галәйһиссәләмгә карата ихласлыгыбызны күрсәтә.

Менә шушы күркәм айда ТР МДНнең “Хузур” нәшрият йорты Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә багышланган 3 китап һәм мәүлид турындагы язмалар тупланган “Шура” журналының 7 нче санын нәшер итте.

Әлеге басмалар 3 гыйнварда Болгарда уздырылган Мәүлид бәйрәменә җыелган Татарстан имамнарына таратылды, шулай ук башка төбәкләрдән килгән дин әһелләренә бүләк ителде.

“Мөхәммәд (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм)” китабы өч өлештән тора: әсәрнең иске татар имлясындагы нөсхәсе, хәзерге татар теленә күчермәче һәм русчага тәрҗемәсе.

“Мөхәммәд (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм)” -  бөек татар галиме, мәшһүр дин әһеле Ризаэддин бине Фәхреддиннең (1859-1936) сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в)гә багышланган әсәре. Китапның авторы кыскача рәвештә Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең тормыш юлын күрсәтә һәм аның гаиләсе, балалары турында мәгълүмат бирә. Әлеге китап, киң катлам укучыларга, ислам дине һәм татар халкының дини мәгърифәтчеләре белән кызыксынучыларга атап әзерләнгән.

Танылган татар дин белгече Фәрит хәзрәт Сәлманның “Пәйгамбәр – намә” китабы, гомумән, пәйгамберлек тарихын өйрәнүгә багышланган. Бу  китапта Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.)гә кадәр килгән 313 пәйгамбәр турында искә алына. Аллаһның соңгы пәйгамбәре хакында һәр мөселман белергә тиешле мәгълүматлар бирелгән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм туган көне алдыннан дөнья күргән өченче китап – танылган татар дин галиме Сөнгатулла хәзрәт Бикбулатовның "Хәзрәти Мөхәммәд (ана Аллаһынын сәлаваты һәм сәламе булсын)". Әлеге дини хезмәттә сүз, шулай ук, пәйгамбәрләр хакында  бара. Шулай ук китап Мөхәммәт галәйһиссәләм сәхабәләре тарихы белән таныштыра.

“Шура” дини альманахының җиденче саны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Мәүлид  уңаеннан котлавы белән ачылып китә. Котлауда: “Мәүлид көнен билгеләп үтү Аллаһ рәсүленең (с.г.в.) тормышын өйрәнүне, аны олылауны, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр укуны үз эченә ала. Пәйгамбәребез узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен белү рухыбызны тәрбияләү, ныгыту булып тора. Барчабызга да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребезнең сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде!” – дигән сүзләр язылган. Журналдан мәүлидкә бәйле күп сандагы язмаларны укырга мөмкин. Шулай ук анда имамнар өчен җомга вәгазьләре урын алган. Динебезгә кагылышлы мәсьәләләрне яктырткан язмалар да шактый.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана