Ул Коръән нурын бар җиһанга тараткан!

12 гыйнвар 2015 ел 11:55

Ул кеше – безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.). Раббыбыз Коръәни-Кәримдә Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с. г. в.) мактап: “Хакыйкатьтә, син – югары әхлак иясе”,-дигән (“Каләм” сүрәсе, 4 нче аять.)

Әйе, Пәйгамбәребез бу галәмдә яшәүче барыбыз өчен дә үрнәк кеше булып тора. Бу көннәрдә барлык ислам дөньясы Мәүлид бәйрәмен үткәрә, вәгазьләр, мөнәҗәтләр тыңлый, салаватлар әйтә. Һәркем үзенең яшәү рәвешендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) тормышын өйрәнүдән сабак ала, ниятенә, эш-гамәлләренә анализ ясый. Без дә әнә шундый Мәүлид бәйрәмендә булдык.

Иртәнге якта Казаныбызда аклык, пакьлек хөкем сөрде. Тымызык кына кар ява.

“Апанай” мәчетендә иртәнге намазыбызны укыдык та юлга кузгалдык. Барыр юлыбыз – тап- такыр. Раббыбызның рәхмәте инде бу. Без дигәнем – Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, “Апанай” мәчете имам-хатибы Нияз хәзрәт Сабиров, дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашов һәм мин. Без Казаннан чыгып китеп, Апас районына юл алдык. Олы Бакырчы авылына килеп җитүгә, аның мәчетенә кердек. Баһаветдин улы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов безне җылы каршылады. Аннары без Шәүкәт хәзрәтнең чакыруы буенча аның өенә барып, җәмәгате Хаҗирә абыстай пешергән пилмән һәм бәлеш белән сыйландык. Аннары шагыйрь Шәүкәт Галиев исемендәге мәктәпкә юл тоттык. Алай дигәннән, Татарстанда язучы Гайдар бүләге ияләре өчәү. Шуларның икенчесе – Шәүкәт Галиев, өченчесе – үзем. Шуңа күрә дә Шәүкәт Галиев миңа туганымдай якын ул.

Мәүлид бәйрәмен үткәрү урыны шул мәктәптә иде. Әлеге мәҗлес Нияз хәзрәтнең Коръән укуы белән башланып китте. Аннары бәйрәм җыенын район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев бирегә җыелучыларны Мәүлид бәйрәме белән котлады. Мәктәп залына җыелган халык тын да алмыйча хәзрәтләрне тыңлады. Нияз хәзрәт Сабиров бик үтемле, хисси, ихласый чыгышы белән тыңлаучыларны таң калдырды. Пәйгамбәребезнең тормыш юлы хакында тыңлаганнан соң, кайберәүләрнең хәтта күзләре дымланды. Тимергали хәзрәтнең вәгазе шулай ук үтә дә тирән эчтәлекле иде.

Коръәни-Кәримне өйрәнү зарурлыгы, сөекле Пәйгамбәребезнең яшәү үрнәген сөйләүләр мөнәҗәт һәм салават әйтүләр белән бергә үрелеп барылды.

Мәүлид бәйрәмендә хатын-кызлар – аналар, әби-апалар, дәү әниләр, туташлар да бар иде. Мин дә үземнең фикерләрем, тәкъдимнәрем белән уртаклаштым. Исламда анага тирән хөрмәт булуы, ата-анага изгелек кылу мөһимлеге хакында дә әйттем. Аналар хикмәт ияләре бит. Аларның гыйлемле дәвамчылары, зирәк оныклары булса иде, дигән теләгебезне дә җиткердем.

Әлеге бәйрәмдә авыл җитәкчесе Рәшит Ярхәметдин улы да авылдашларын котлады. Бу исә безнең бергәлебезне, бердәмлегебезне аңлата иде, Аллага шөкер!

Нияз хәзрәт тыңлаучылар белән сорау-җавап рәвешендә әңгәмә үткәрде, анда дөрес җавап бирүчеләргә Пәйгамбәребез турындагы һәм башка дини китапларны бүләк итте. Үзем “Мөслимә” газетасын да өләштем. Мәчеттәге җомга намазына да Нияз хәзрәт имамлык кылды.

Дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабировның дәү әнисе Фәһимә Сәгъдиева шушы төбәктән икән. Аның әти-әнисе дә биредәге зиратта җирләнгән. Әлеге сәфәр нәсел-ыру элемтәләрен ныгыту чарасы да булды.

Кыскасы, мөфтиятебездә халкыбызны ярата торган белемле яшь галимнәребезнең үсүе күңелне ихласландыра, уңышлы киләчәккә өметләндерә. Зур уңышлар телибез үзләренә.

Әлеге Мәүлид бәйрәменнән соң, Олы Бакырчы халкы Казаннан килгән хәзрәтләрне, кунакларны кабаттан үзләренә чакырып калдылар. Бар җиһанга Коръән нурын тараткан рухи җитәкчебез Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с. г. в.) яшь буынга да олуг үрнәк вә өлге булса иде, иншә Аллаһ. Бу мәҗлестә Пәйгамбәребезне олылаган зикерләр, салаватлар әле һаман да безне озата бара шикелле.

Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА (Һәдия),

“Мөслимә” газетасы баш мөхәррире

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана