Буада балалар өчен оештырылган кышкы укулар тәмамланды

12 гыйнвар 2015 ел 11:48

Буа мәдрәсәсендә мәктәп балаларына ислам нигезләрен бирүгә багышланган кышкы курс тәмамланды. Каникул буе малайлар һәм кызлар зур теләк белән Коръәнне өйрәнергә йөрделәр.

Лагерьне оештыручылар бер атна дәвамында яшь шәкертләр Аллаһы Тәгәләне танысын, гәрәп теле алфавиты белән танышсын һәм намаз укырга өйрәнсен дигән максатларны кузаллап эшләделәр.

Укулар тәмамлау кичәсендә балалар Пәйгәмбәребез Мөхәммәт Мостафа салаллаһу гәләйһи вә сәләм тормышы турында мәдрәсә мөдире урынбасары Габдрәүф хәзрәтнең лекциясен тыңлап узды. Соңыннан шул лекциягә караган сораулар бирелде. Алар мөхтәсибәт исеменнән мактау кагазе һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

Бәйрәм табыны артында районыбыз мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хасанов бу чараны оештырырга булышкан бар кешегә дә зур рәхмәтен белдерде һәм без бары бердәм булсак кына, балаларны тәрбияләүдә зур уңышларга ирешербез диде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана