Өлкәннәр белән бергә балалар да дога кылды...

12 гыйнвар 2015 ел 13:11

Баулы районының Исергәп авылы мәчетендә һәр дини бәйрәм чарасын зурлап, матур итеп, халык җыелып уздыру – күркәм традициягә әверелде.

Мәүлид бәйрәменә Исергәп авыл халкы – олысы-кечесе, шунда үсеп, чит җирләрдә яшәүче авылдашлар җыелды. Бәйрәмнең куркәм өлеше – халык авызыннан мөнәҗәтләр, Салават-шәрифләре әйтү, «Мәүлид-ән-Нәби» касыйдәсе уку булды. Яшүсмер егетләр, кечкенә кызлар һәм малайларның коръән сүрәләрен яттан укулары – бәйрәм өстенә тагын да нур остәде. Балалар һәм өлкәннәр өчен викторина да оештырылды.

– Өлкәннәр белән бер сафка басып намаз укучы, догаларны яттан белүче балалар барында, иншалла, динебез югалмас. Мин бик шат, – диде бәйрәмнең махсус чакырылган кунагы – Баулы районы имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Хәмитов.

Быел биш яшен тутырган, намаз укып, коръән сүрәләрен яттан сөйләүче Булат Гомәров күпләрне хәйран калдырды. Булатның энисе Гөлзидә ханым сүзләренчә, кечкенә улы үзе теләп коръән аятьләрен өйрәтүне үтенгән.

Мәүлид бәйрәме җомга намазы белән тәмам булды.

bavly-tat.ru

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана