Әгерҗенең “Хәсән” мәчетендә – Мәүлид бәйрәме

12 гыйнвар 2015 ел 13:47

Әгерҗенең “Хәсән” мәчетендә узган Мәүлид бәйрәменә кырыклап кардәшебез килгән иде. Мәҗлес Коръән уку белән башланып китте.  Пәйгамбәребезнең тормыш юлы турында сөйләгәндә, аның матур сыйфатлары тагын бер кат күз алдыннан үтте. Бу минутларда һәркем үз эченнән генә әлеге сыйфатларны үзендә булдыру кирәклеген тагын бер кат күңеле белән тойгандыр.  Раббыбыз илчесен зурлап бик күп салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр көйләнде. Бай табын артында барган чара Пәйгамбәребезне изге Мәүлид аенда гына түгел, ел дәвамында зурларга кирәклеген тагын бер кат искәртте. Чыннан да, Пәйгамбәребезнең гомер юлы шундый гыйбрәтле һәм кабатланмас – аны өйрәнү өчен кеше гомере генә җитәрлек түгел. Шуңа Раббыбыз илчесен көн  дә искә алыйк, догалар кылыйк, салаватлар әйтик. Моның өчен бары саваплы гына булырбыз.     

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана