Әгерҗенең “Хәсән” мәчетендә узган Мәүлид бәйрәменә кырыклап кардәшебез килгән иде. Мәҗлес Коръән уку белән башланып китте. Пәйгамбәребезнең тормыш юлы турында сөйләгәндә, аның матур сыйфатлары тагын бер кат күз алдыннан үтте. Бу минутларда һәркем үз эченнән генә әлеге сыйфатларны үзендә булдыру кирәклеген тагын бер кат күңеле белән тойгандыр. Раббыбыз илчесен зурлап бик күп салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр көйләнде. Бай табын артында барган чара Пәйгамбәребезне изге Мәүлид аенда гына түгел, ел дәвамында зурларга кирәклеген тагын бер кат искәртте. Чыннан да, Пәйгамбәребезнең гомер юлы шундый гыйбрәтле һәм кабатланмас – аны өйрәнү өчен кеше гомере генә җитәрлек түгел. Шуңа Раббыбыз илчесен көн дә искә алыйк, догалар кылыйк, салаватлар әйтик. Моның өчен бары саваплы гына булырбыз.
Әгерҗенең “Хәсән” мәчетендә – Мәүлид бәйрәме
12 гыйнвар 2015 ел 13:47

Соңгы яңалыклар

Диния нәзарәте резиденциясендә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл булды
14 гыйнвар 2021 ел 17:23
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы