Чирмешән җәмигъ мәчетендә беренче тапкыр мөселман лагере үтте

12 гыйнвар 2015 ел 13:50

9 гыйнварда Чирмешән җәмигъ мәчетендә мөселман лагеренең кышкы сменасы тәмамланды. Биредә 10 көн дәвамында дини белемнәрен 40 якын бала ныгытты. Алар мәчет мөгаллимнәре белән бергә ислам нигезләрен, пәгаймбәрләр тарихын, гарәп хәрефләрен, намаз кагыйдәләрен һәм әхлакый тәрбия мәсьәләләрен өйрәнде.

Программага дини сабаклардан тыш, спорт һәм интеллектуаль ярышлар, викторина һәм танып-белү фильмнары  да кертелгән иде. Лагерьдә җанлы очрашуларга да урын булды. Балалар фотограф Юрий Суворов белән очрашып, фотоаппарат тарихы белән танышты. ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шакуров юл хәрәкәте иминлеген саклау кагыйдәләре турында сөйләде.

Чара ахырында балалар мәхәллә халкын дини темага ясаган рәсемнәре, әхлак темасына багышланган спектакльләре белән куандырды.

Имам-хатыйб Хәбир хәзрәт Ханов лагерьнең ябылу кичәсендә Чирмешән җәмигъ мәчетендә беренче тапкыр мондый күркәм чара оештыруга матди ярдәм күрсәткән халыкка рәхмәт сүзләре җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана