Россия тышкы эшләр министрлыгы Гуманитар хезмәттәшлек һәм кеше хокуклары департаменты рәхмәт белдерә

12 гыйнвар 2015 ел 15:21

Россия тышкы эшләр министрлыгы Гуманитар хезмәттәшлек һәм кеше хокуклары департаментының Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә юллаган хатында ТР МДНә БМО, Европа куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешма (ОБСЕ) белән берлектә уздырылган чараларда актив эшчәнлек алып барган өчен рәхмәт белдерелә.

Департамент директоры А. Викторов имзалаган хатта: “Сезнең сессияләрдә ясаган чыгышларыгыз, өстәмә форумнарда катнашуыгыз, шулай ук Россия делегациясе белән тыгыз хезмәттәшлек итүегез халыкара мәйданнарда безнең ил позициясен ныгытуга ярдәм итте”, - дигән сүзләр язылган.

Шулай ук,  Россия тышкы эшләр министрлыгының иҗтимагый оешмалар, парламентлар, федерация субъектлары белән эшләү департаменты Олег Васнецов мөфтигә рәхмәтен белдергән иде.

Камил хәзрәт ел дәвамында күп сандагы чит илләрдә булып, үзара хезмәтәшлек кору, Татарстанның дини тарихын, рухи мирасын таныту ниятеннән сөйләшүләр алып барды, очрашуларда катнашты. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана