Татарстан мөфтие Казан танк училищесы җитәкчесе белән очрашты

13 гыйнвар 2015 ел 17:08

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Казан Югары команда танк училищесы җитәкчесе, генерал Владимир Майстренко белән очрашты.

Очрашуда хәрби уку йортында гыйбадәт кылу бүлмәсен ачу һәм биредә белем алучы булачак офицерларга дини кыйммәтләрне тарату максатыннан имам билгеләү турында килешенде.

Мөфти хәрби уку йорты җитәкчесенә ике арада урнашкан хезмәттәшлек дәвамлы булыр дигән фикер белдерде. Нәзарәт училищены үз чиратында тиешле квалификациягә ия кадрлар белән тәэмин итәргә әзер булуы турында да әйтте.

Әйтергә кирәк, Казан танк училищесы Казан Югары команда танк училищесы белән уңышлы гына хезмәттәшлек итә. Очрашуда епархия вәкиле дә катнашты.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана