Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Казан Югары команда танк училищесы җитәкчесе, генерал Владимир Майстренко белән очрашты.
Очрашуда хәрби уку йортында гыйбадәт кылу бүлмәсен ачу һәм биредә белем алучы булачак офицерларга дини кыйммәтләрне тарату максатыннан имам билгеләү турында килешенде.
Мөфти хәрби уку йорты җитәкчесенә ике арада урнашкан хезмәттәшлек дәвамлы булыр дигән фикер белдерде. Нәзарәт училищены үз чиратында тиешле квалификациягә ия кадрлар белән тәэмин итәргә әзер булуы турында да әйтте.
Әйтергә кирәк, Казан танк училищесы Казан Югары команда танк училищесы белән уңышлы гына хезмәттәшлек итә. Очрашуда епархия вәкиле дә катнашты.