Татарстан мөфтие Президент белән очрашудан соң журналистлар белән аралашты

14 гыйнвар 2015 ел 12:34

Бу хакта бүген, ТР Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин бу стандартларны булдыру өстендә бик зур эш башкарылганын искәртте. “Сентябрь аена әлеге система буенча укыту өчен барлык дәреслекләр дә әзер булачак”, - диде ул журналистларга. 

Журналистлар белән очрашуда "Шура" хакында сүз булды. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Шура” журналы чыгарыла. Әлеге альманах кварталга бер тапкыр татар телендә басыла һәм республиканың барлык имамнарына өләшенә. Хәзерге вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәте әлеге басманы башка төбәкләргә дә тарату өстендә эш алып бара.

Бу хакта бүген журналистларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

“Әлеге журналда ислам диненең нигезләре урын алган. Быел ул басманы Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче имамнарга да таратырга ниятлибез”, - диде ул.

Искәртеп үтәбез: альманах башта фәкать мәчет имамнарына гына таратылса, сораучылар, кызыксынучылар күп булу сәбәпле, “Шура” журналын “Хузур” нәшрият йорты кибетләренә сатуга чыгарырга карар кылынган иде. Альманахка вәгазьләр, төрле дини сорауларга җаваплар, тарихи очерклар, дин әһелләре турындагы язмалар, иске татар имлясындагы текстлар урнаштырылган. Мөхәррире – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Тарихтан мәгълүм булганча, “Шура” исемендәге басма инкыйлабка кадәр (1908-1917елларда) чыккан. Нәзарәт, бер гасырга якын вакыт узгач, 2013 елдан альманахны янә бастыра башлады.

Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана