Камил хәзрәт: "Быел да татар дини традицияләрен торгызу һәм мөселман өммәтен берләштерү дәвам итә"

14 гыйнвар 2015 ел 13:15

Бүген, 14 гыйнварда, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка нәзарәтнең үткән елдагы эшчәнлеге турында сөйләде һәм бу елга ниятләр белән уртаклашты. Әлеге рәсми очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм мөфти урынбасары,  Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дә катнашты.

Мөфти нәзарәтнең үткән елдагы эшләре турында сөйләгәндә: “Мәгълүм булганча, 2014 елны дини традицияләрне торгызу елы  буларак уздырдык. Югалган, онытылган йолаларыбызны кире кайтару ниятеннән ел башында Болгарда пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә багышланган дини бәйрәм үткәрелде. Быел шундый ук тантаналы  чаралар 3 гыйнварда үтте. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 300дән артык кунак җыелды. Ай календаре буенча киләсе мәүлид бәйрәме бу елның 22 декабренә туры килә. Бу уңайдан ел ахырында тагын да масштаблырак чаралар үткәрү планлаштырыла”, -диде.

Камил хәзрәт Кол Шәрифтә хәтем чыгу турында сөйләгәндә: "36 Коръән-хафиз 30 сәгать эчендә Изге китапны укып чыгалар, - диде. - Аннары Аллаһы Тәгаләдән Татарстан һәм халкыбыз өчен бәрәкәт, иминлек сорап дога кылалар. Коръән укуның онлайн-трансляциясе ТР МДНнең рәсми сайтыннан даими күрсәтелә".

2014 елда революциягә кадәр таралган татар рухи мирасына зур игътибар бирелде. Махсус сайтка татар дин әһелләренең архивлардан табылган китапларының электрон вариантлары урнаштырылды. “Хузур” нәшрият йорты 50 китап бастырды. 10 аудио китап чыгарды. Бастырыр өчен 30 дәреслек һәм 42 фәнни-популяр китап әзерләнде. Китаплар бастырудан тыш нәшрият йорты быел Болгар җыенында беренче Россиякүләм дини китаплар ярминкәсен уздырды. Кварталга бер тапкыр  революциягә кадәр чыккан “Шура” журналы бастырыла. Альманахта республика мәчетләрендә сөйләнергә тиешле җомга вәгазьләре урын алып килә. Республиканың барлык мәчетләрдә бер төсле  җомга вәгазьләрен уку тәҗрибәсе Россиянең башка төбәкләрендәге нәзарәтләрдә дә зур кызыксыну уятты. Хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессының  координацон советы аша альманахны  Россиянең барча татар имамнарына тарату мәсьәләсе карала.

Шулай ук барлык дини гыйбадәтләрне һәм йолаларны безнең төбәккә хас хәнәфи мәзхәбе (хокукый мәктәбе) өйрәтүләре буенча уздыруның бердәм стандартлары әзерләнде. Алар “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә” китабына тупланды, бастырылды, имамнарга таратылды.

Моннан тыш нәзарәт Россиядә беренче тапкыр мәдрәсәләр өчен уку-укыту стандартларын эшләде. Аның презентациясе озакламы үткәреләчәк. Идел буе имамнарының гыйлемен күтәрү курсларын камилләштерү буенча актив эшләр алып барыла. 400дән артык имам аларда белем алды.

Нәзарәт Теләче районының Иске Җөри авылында нвалид  ятим  балалар приютын ачты. Приют 20 балага исәпләнгән. Алга таба наркоманнарны һәм эчкечеләрне тернәкләндерү үзәген ачу, төрмәләрдән чыгучыларга ярдәм итүне оештыру планлаштырыла.  

Камил хәзрәт узган ел мөфтият тарафыннан уздырылган кайбер күләмле чараларны да искә төшерде. 8 июльдә “Казан-Арена” стадионында Республика ифтары  үткәрелде. Анда 3 меңнән артык кеше катнашты. 2015 елда 7 мең кешегә республика ифтарын оештыру планлаштырыла. Ураза бәйрәме уңаеннан хәйрия концерты оештырылды. Концертка 5 меңнән күбрәк кеше җыелды. Моннан тыш, Корбан бәйрәме вакытында, “Яңа гасыр” каналы белән берлектә "Сөючеләр фида кыла" телемарафоны уздырылды. Телемарафон Теләчедәге инвалид ятимнәр приюты өчен хәйрия җыю максатыннан үткәрелде.

Дини корылмаларга килгәндә, 2014 елда 20 мәчет ачылды, 10 мәчет төзелеше тәмамланып килә. Моннан тыш дини йолаларны башкару өчен 2 җиназаханә комплексы эшли башлады. Мәчетләр каршында 3 мәдрәсә төзелде.

Мөфти сүзен: "Быел да татар дини традицияләрен торгызу һәм саклау буенча эшләр дәвам итә. 3 гыйнварда нәзарәт Пленумында бу елны “Татар дин галимнәре” елы дип игълан итү турында карар кабул ителде. Шуның белән бәйле рәвештә республиканың барлык районнарында дин галимнәре тормышы, эшләре хакында материаллар җыю оештырыла. Ел ахырында инкыйлабка кадәр һәм совет чорында динебезгә, халкыбызга хезмәт иткән татар дин галимнәре турында альманаһ чыгару күз алдында тотыла", - дип тәмамлады.

Президент белән очрашканнан соң нәзарәт вәкилләре журналистлар сорауларына җавап бирделәр. Әлеге сөйләшү барышында мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Президент республикабыз мөселманнары белән корылган эш формасының Татарстан өчен яраклы һәм уңай булуын ассызыклап үтте. Мөселманнар күп, алар төрле. Мөселманнар мәчетләргә генә йөрми, ә җәмгыять тормышында да катнаша. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аларның һәркайсы белән дә эшли белергә тиеш, дигән фикерен җиткерде Президент”, - диде.

Камил хәзрәт каләм ияләре сорауларына җавап биреп: "Без алга таба да динебезгә, республикабызга бергәләп хезмәт итәрбез, мөселманнар өммәтен берләштерүне дәвам итәрбез", - диде.

Президент Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеген югары бәяләде

Татарстан мөфтие Президент белән очрашудан соң журналистлар белән аралашты

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана