"Гакыйдә" китабы дөнья күрде

14 гыйнвар 2015 ел 14:46

“Хузур” нәшрият йорты нәзарәтнең Голәмәләр шурасы рәисе, Россия ислам институты мөгаллиме Габдулла хәзрәт Әдһәмовның “Гакыйдә” китабын кабат нәшер итте. Уку әсбабы ике телдә- татарча һәм русча дөнья күрде.

Гакыйдә – иманны өйрәнүче фән. Октябрь инкыйлабына кадәр басылган күп кенә татар китапларында иманның алты баганасы искә алына: “Мин Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, Аның Китапларына, Аның илчеләренә, Кыямәт көненә, яхшының да, яманның да Бөек Аллаһ тарафыннан бирелүенә, үлгәннән соң тереләчәгебезгә ышанам”. Гакыйдә менә шуларны өйрәнү белән шөгыльләнә. Гакыйдә, фикһ фәне кебек үк, шәригатьнең төп һәм иң мөһим фәннәреннән берсе санала.

Уку әсбабы гакыйдәгә кереш буларак кулланыла торган терминнар һәм төшенчәләр белән танышу мөмкинлеген бирә. Иман нигезләрен җентекләп аңлатып бирә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана