Телендә дога булган баланың күңелендә иман булыр

15 гыйнвар 2015 ел 14:53

Әлеге гыйбарәне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге һәм “Салават күпере” журналы тарафынан оештырылган “Әбием догалары”конкурсының төп шигаре итәргә була.

Балаларыбызны ислам диненә якынайту, аларга әхлакый тәрбия бирү һәм рухи мирасыбызны саклау максатыннан оештырылган әлеге күркәм конкурска бүген “Татмедиа” республика агентлыгында нәтиҗә ясалды.

Анда ТР МДН дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров,  дәгъвәт бүлеге хезмәткәре, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, “Салават күпере” журналының баш мөхәррире, балалар өчен язылган китаплар авторы Зиннур Хөснияр һәм танылган дини җырлар, мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков катнашты.

“Без үзебезне һәм балаларыбызны төрле бозыклыклардан һәм әхлаксызлыклардан сакларга теләсәк, дини-әхлакый тәрбия бирү өстендә эшләргә тиеш. Балаларыбызга иманның, доганың әһәмиятен җиткерү бу бәйгенең максаты иде һәм ул дәвамлы булыр дип өметләнәбез. Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны да артыр”, - дип белдерде Нияз хәзрәт Сабиров.

Илфар хәзрәт Хәсәнов белән Зиннур Хөснияр да шулай ук бәйгенең яшь буын өчен әһәмиятен билгеләделәр.

“Хөрмәт, ихтирам, дөрес тәрбия һәм балаларыбызга үзләренең урыннарын табу өчен кем ярдәмче булырга тиеш икәнлеген күрсәтү йөзеннән  бу эшләрне дәвам итәргә ниятлибез. Бүгенге көндә безнең максат әти-әниләребезгә динибез күзлегеннән Аллаһның әмерләрен җиткереп, баланы ничек итеп тәрбияләргә, шәхес итеп ничек тупланырга тиешлеген җиткерү”, - дип сөйләде Илфар хәзрәт.

“Әбием догалары” конкурсы 2014 елның март аенда “Салават күпере” тарафынан игълан ителгән иде. Ел буе анда төрле догалар бастырылды. Конкурс шартлары буенча 3 яшьтән алып 11 яшькәчә балалар ул догаларны ятлап, аудиоязма эшләп, редакциягә җибәрде. Татарстан мөселманнар Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре кабул ителгән эшләрне тыңлап, җиңүчеләрне билгеләде.

Ильяс Халиков башкарундагы мөнәҗәттән соң җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды.

“Әбием догалары” конкурсы нәтиҗәләре:

 1 урын - Зөлхәҗидә Салихова (9 яшь) һәм Түбән Камадан Инсаф Вәлиев (5 яшь)

2 урын - Билолуддин Худойдодовка (11 яшь) – Лаеш

3 урын - Әдилә Сәләхетдинова (6 яшь) – Арча

Конкурс җиңүчеләре кыйммәтле бүләкләргә ия булды. 1 урын яулаучыларга Татарста мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның рәхмәт хаты да тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана