Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Зәйгә эшлекле сәфәре кысаларында район имамнары җыелышында катнашты. Әлеге җыелыш яңа ачылган “Тынычлык” мәчетендә үткәрелде.
Җыелышны район имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов алып барды. Башка имамнар исә мөфтине авыл мәчетләрендә алып барылган эшләр белән таныштырдылар. Проблемалары хакында җиткерделәр, ниятләре белән уртаклаштылар.
Шулай ук алар шәхсән Камил хәзрәткә һәм ТР МДНә үзенчәлекле “Шура” журналын чыгарган өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр. Кварталга бер тапкыр нәшер ителә торган дини альманаһ татар имамнарының өстәл китабына әйләнде. Вәгазь үрнәкләрен, күп сандагы дини темаларны яктырткан мәкаләләрне, гыйбадәт кылу тәртипләрен һәм милли, фәнни язмаларны, рухи мирас саналучы дини хезмәтләрне үз эченә алган журнал дини эшчәнлек алып баруда ярдәмлек булып тора.
Имамнар җыелышында танылган татар дин галиме, тарихчы Таҗетдин Ялчыголга багышланган укуларны өченче мәртәбә үткәрү кирәклеге турында да сөйләштеләр.
Мәгълүм булганча, Зәйнең җәмигъ мәчете күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме исемен йөртә. Таҗетдин Ялчыгол гомеренең соңгы 14 елын шушы төбәктә уздырган һәм Зәйнең Имәнлебаш авылына күмелгән.
“Хәзрәтнең рухи мирасын саклау гаять мөһим. Ул Төркиядә дә яшәп алган, әмма бу хакта әле тикшерелмәгән. Ялчыголның мирасын әле безгә шактый өйрәнәсе бар. Киләсе буыннар аның хакында белсеннәр өчен китапларын кабатлап-кабатлап бастырырга кирәк”, - дип сөйләде имам-мөхтәсибе.
Камил хәзрәт Зәйгә сәфәре кысаларында Таҗетдин Ялчыгол каберенә зиярат кылды һәм галим рухына багышлап дога кылды.