Арча районында иң үрнәк имамны ачыкладылар

16 гыйнвар 2015 ел 10:20

15 гыйнварда Арча районының чираттагы мөхтәсибәт җыелышы Шушмабаш авылында үтте. Чарада катнашу өчен район имамнары һәм мөгаллим-мөгаллимәләре җыелган иде. Җыелышны күркәм гадәтләребез буенча Коръән аятләре белән Апаз мәчетенең имамы Гайсар хәзрәт Гобайдуллин башлап җибәрде. Район мөхтәсибе Раил хәзрәт ил-көннәребезгә хәер бәрәкәт теләп дога кылды. “Бүген бездә чираттагы бер җыелыш кына түгел, ә бәлки районыбызның иң үрнәк имамын ачыклау бәйгесе дә уздырыла",- дип шушы бәйгедә катнашучы имамнарыбызга уңышлар теләде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән килгән уку-укыту бүлеге белгече Айнур Йосыпов имамнарның һәм мөгаллимнәрнең хезмәтен югары бәяләде, уңышлар теләде, зур рәхмәтләрен белдерде.

Традициягә әйләнеп баручы чараны Рәмис хәзрәт Гарифуллин һәм район мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая Фатхуллина алып барды.

Бәйгенең беренче өлешендә имамнар үзләре белән таныштырдылар, эшчәнлекләре хакында сөйләделәр. Икенче өлешендә исә имамнар билетларда язылган сорауларга җавап бирделәр. Бәйгенең өченче өлешендә имамнарыбыз имам вазыйфалары буенча конкурста катнаштылар. Бәйге кызган арада өйлә намазы килеп җиткәне дә сизелми калган һәм өйлә намазыннан соң нәтиҗәләр чыгарылды.

Беренче урынга Шушмабаш авылы имамы Рөстәм хәзрәт Йосыпов лаек булды һәм электрон Коръән белән бүләкләнде.

Икенче урынга өч кеше чыкты: Заһидуллин Илдар хәзрәт  (Сеҗе авылы имамы), Әхмәтгалиев Шамил хәзрәт (Хәсәншәих авылы имамы), Нәбиуллин Расип хәзрәт (Мөрәле авылы имамы).  Өченче урынга исә ике кеше лаеклы булды: Кәримов Радик хәзрәт (Кышкар авылы имамы) һәм Сабиров Габделнур хәзрәт (Иске Кырлай авылы) имамы. Ошбу җиңүчеләргә кәрәзле телефоннар бүләк ителде.

Узган ел Арча мөхтәсибәтендә “Иң үрнәк имам” дигән дәрәҗәле исемгә Кенәр авылы лаеклы булган иде. Быел Шушмабаш авылы алга чыкты һәм күчмә вымпел аларга тапшырылды. Шулай итеп быелгы елда мөхтәсибәтнең алдынгы мөгаллиме дә, үрнәк имамы да Шушмабаш авылыннан. Алдынгы мөгаллимәне Арчада 11 декабрьдә  “Көнбатыш бистәсе” мәчетендә үткәрелгән мөгаллимнәр бәйгесендә ачыклаганнар иде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана