15 гыйнварда Чистай районында мәктәп яшендәге балалар өчен ислам нигезләре буенча викторина булды. Ул районның үзәк мәчетендә узды. Чарага 80 бала җыелган иде.
Катнашучылар каршында Чистай районы мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин һәм әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Әбү Бәкр хәзрәт чыгыш ясады, үзләренең теләкләрен җиткерде.
Викторинаның язма өлешеннән соң “Зәкят” хәйрия фондының ярдәмчесе Илнур Нуриев балаларга телдән төрле сораулар бирде. Барлык җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.