Мөфти Лаеш районында

18 гыйнвар 2015 ел 17:56

18 гыйнварда Татарстан мөфтие Лаеш районында булды. Шулай ук аның  белән бергә Рөстәм хәзрәт Хәйруллин райондагы дини вәзгыять белән танышты.

Камил хәзрәт Лаеш районы җитәкчесе Михаил Афанасьев белән очрашты. Очрашу вакытында җитәкчеләр районда мөселман инфраструктурасын үстерү хакында сөйләштеләр. Районга сәфәре кысаларында  мөфти Юлчы мәчетендә район имам-мөхтәсибе  Рәфкать хәзрәт Гатуллин белән  дә очрашты. Мөхтәсиб узган ел башкарылган эшләр, бу елга максатлар белән таныштырды.

Бүгенге көндә районда 18 иман йорты эшләп килә. Хәзерге вакытта район мәчетләре каршында оештырылган дини сабакларда 500ләп кеше ислам нигезләрен өйрәнә.   

Узган ел Сокура авылында корбан чалу комплексы ачылды.  4 яңа мәчет төзелә, шулай ук 2 бинага проект эшләнә.  Мөфти яңа төзелеп килүче мәчетләрнең берсе – Зур Кабан авылындагы Һава мәчете төзелешендә дә булды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана