Әлмәттә мәүлид уңаеннан бәйрәм: "Аклыкка илтсен юллар"

19 гыйнвар 2015 ел 10:59

17 гыйнвар көнне Әлмәтнең “Нефтьче” мәдәният йортында  район мөхтәсибәте тарафыннан "Аклыкка илтсен юллар" исемле дини-мәдәни кичә  уздырылды. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов чараны Коръән аятләре укып һәм вәгазь сөйләп  башлап җибәрде.

Әлмәт муниниципаль районы башлыгы  Мәҗит Салихов  чарада катнашучыларны Мәүлид ае белән тәбрик итте һәм Әлмәт шәһәрендә беренче мәртәбә Мәүлид бәйрәмен шулай олылап үткәрүне оештыручыларга, аерым алганда, Әлмәт районы мөхтәсибәтенә, аның җитәкчесе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановка һәм  чарада катнашучы автор-башкаручы Ильяс Халиковка һәм аның иҗади төркеменә дә рәхмәтләрен җиткерде.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Әлмәт муниципаль районы башлыгына  Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт  Сәмигуллинның “Рәхмәт хаты”н тапшырды.

"Аклыкка илтсен юллар" исемле дини-мәдәни кичә автор-башкаручы Ильяс Халиковның дини җырлары һәм ул җитәкләгән “Минбәр” театр төркеменең артистлары чыгышлары белән дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана