Иртәгә шагыйрә Лилия Сәләхетдинова яңа китабын тәкъдим итәчәк

19 гыйнвар 2015 ел 11:29

20 гыйнварда сәгать 10да  Казан шәһәренең Ярдәм мәчетендә популяр җырлар авторы, шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың яңа китабын тәкъдим итү кичәсе булачак.

“Ярдәм” дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы Казан мэры Илсур Метшин булышлыгы белән “Зур Казан” типографиясендә нәшер ителде. Мөфти урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов әйтүенчә,  Лилия Сәләхетдинованың яңа шигырьләр җыентыгы “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар өчен зур шатлык булды.

Лилия Сәләхетдинованың шигырьләре мәхәббәт, яшәеш һәм мәңгелек кыйммәтләргә багышланган. Соңгы вакытта алар арасында дини темага да зур урын бирелә башлады.

Тумыштан гарип булса да, Лилия иҗади һәм социаль юнәлештә актив эшчәнлек алып бара. “Ярдәм” шигырьләр җыентыгы аның  өченче китабы. Чарага шагыйрь һәм шагыйрәләр, хакимият вәкилләре, депутатлар, иганәчеләр һәм Лилиянең иҗатына гашыйк булучылар чакырулы.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана