Балтач районы Чапшар авылында яңа мәчет ачылды

19 гыйнвар 2015 ел 14:01

17 гыйнварда Балтач районының Чапшар авылында  яңа мәчет ачылды. Чарада Татарстан мөфтие урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Рәфыйк Мөхәммәтшин, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, эшмәкәр Фәрит Мифтахов, район имамнар һәм җирле халык катнашты.

Татарстанның баш казые һәм Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, Чапшар авылындагы яңа мәчет районда 41нче һәм  30 артык хуҗалык булган барлык авыл җирлекләрендә мәчет эшләп килә. Бүгенге көндә Чапшар авылында 340 кеше яши һәм 80 хуҗалык бар.

Мәчет авыл халкы ярдәме һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гайнетдинов һәм Төмән эшмәкәре Муллагомәр Шиһапов булышлыгы белән төзелде. Алар икесе дә тумышы белән Чапшар авылыннан.

Яңа мәчетнең имамы итеп Мулланур хәзрәт Әсәдуллин билгеләнде. Ул озак еллар Чапшар авылы мәктәбендә укыта. Дини белемне ул “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәдә ала. Мулланур хәзрәт авылда төрле дини чараларда катнаша, балаларга дини белем бирү белән шөгыльләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана