Рус география җәмгыяте вәкилләре Камиль хәзрәт Сәмигуллинны рәхмәт хаты белән бүләкләде

20 гыйнвар 2015 ел 13:00

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Рус география җәмгыяте экспедициясенең Татарстандагы вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстанда Рус география җәмгыяте оешмасы рәисе Дмитрий Шиллер, ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров катнашты.

Бүген Диния нәзарәте һәм Рус география җәмгыяте оешмасы үзара хезмәттәшлек мөнәсәбәте турында сөйләште. “Антарктида-100” экспедиция вәкилләре Камил хәзрәткә рәхмәт хаты тапшырды. Мөфти РГҖнең су асты-тикшеренү отрядына үзенең хәер-фатихасын биргән иде.

Искәртәбез, Рус география җәмгыяте экспедициясендә катнашучылар Коръән һәм Казан Изге Ана иконасын Антрактидага илтте. ТР МДН  исеменнән дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Кол Шәрифтә «Антарктида-100» экспедициясе вәкилләренә Татарстан җитәкчелеге  ярдәме белән нәшер ителгән Изге китапны тапшырган иде. Шулай итеп Антрактидада беренче тапкыр азан әйтелде һәм ул Изге китаплы булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана