«Зәкят» хәйрия фонды сайтын яңартты. Элекегечә сайтка керүчеләр фондның барлык чыгымнары буенча тулы мәгълүмат белән таныша ала. “Зәкят” фондының тормышка ашырылып килгән проектлары аерым графада урнаштырылган.
Яңартылган сайтта зәкят турында тулы мәгълүмат бар. Алар махсус дәресләр формасында урнаштырылган. Фонд хезмәткәрләре әйтүенчә, яңартылган сайт http://zakyatrt.ru/ халыкка зәкятнең мәгънәсен аңларга һәм Аллаһ кушкан әлеге әмерне үтәргә ярдәм итәчәк.