Бөгелмә татар мәдәнияты үзәгендә Мәүлидкә багышланган мәҗлес үтте

21 гыйнвар 2015 ел 13:43

Бөгелмә татар мәдәнияты үзәгендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид узды. Чарада катнашучылар каршында Татарстан мөфтие исеменнән аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясады.

“Бүген Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көнен бәйрәм итәргә җыелучыларны чын күңелдән тәбриклим. Аллаһ Тәгаләдән агымдагы елның барчагыз өчен дә бәрәкәтле булуын сорыйм. Аллаһ юлында тагы да күбрәк игелекле эшләр эшләгез”, - дип билгеләде Рөстәм хәзрәт.

Котлау сүзләрен шулай ук республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәмәтов та  җиткерде.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) олылаган салаватлар һәм мөнәҗәтләр әйтелде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе исә беркемне дә битараф калдырмады. Ул үтемле итеп мөселман кешесенә хас булырга тиешле сыфатлар турында сөйләде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана