“Хузур” нәшрият йорты “Просто о важном” (“Иң мөһиме турында”) дип аталган брошюралар сериясен чыгаруны дәвам итә. Әлеге серия кысаларында исламның төп нигезләрен аңлаткан китапчыклар чыгарыла.
“Нәрсә ул Хәләл?” брошюрасында “хәләл” төшенчәсенә аңлатма бирелә. Укучыларга гади формада “хәләл” һәм “хәрәм”нең аермасы аңлатыла, мөселман кешесенә кулланырга яраган һәм тыелган ризыклар турында мәгълүмат бирелә.