Татарстан мөфтие Менделеевск шәһәренә эшлекле сәфәр кылды

26 гыйнвар 2015 ел 09:38

24 гыйнварда Татарста мөфтие, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Менделеевск шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Шәһәрдә уздырылган Мәүлид кичәсендә катнашты.

Чара Гассар исемендәге мәдәният йортында узучы чарага район имамнары, күрше район имам-мөхтәсибләре, район башлыгы Валерий Чершинцев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитов  һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында Мөхәммәд Пәйгамбәребезне (с.г.в.) хөрмәт итү кебек мөһим темага тукталды. Менделевск районы имамнарының үткән елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады һәм динебез юлында аеруча зур  хезмәт куючы имамнарга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Кичәдә вәгазьләр белән мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Кама Тамагы мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һәм Менделеевск районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев чыгыш ясады.

Мәҗлестә Коръән укылды, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр бшкарылды.

Эшлекле сәфәр кысаларында Камил хәзрәт Менделеевск районы җитәкчесе Валерий Чершинөев белән очрашу үткәрде. Анда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев катнашты. Төбәктә ислам үсеше һәм 2015 елда район мөселман руханиларының планнары очрашуның төп темалары иде. Мөфти район җитәкчесенә район мәчетләре һәм анда хезмәт куйган имамнарга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана