Камил хәзрәт Сәмигуллин Чуашстан мөфтиянең чараларында катнашты

26 гыйнвар 2015 ел 10:12

25 гыйнварда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәсми визит белән Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәтендә булды. Биредә ул данлыклы Тукай авылында мәдрәсә бинасын ачу тантанасында һәм Мәүлид бәйрәмен йомгаклау кичәсендә катнашты.

Мәҗлестә Ульян һәм Пенза  өлкәләре мөфтиләре, мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, язучы һәм публицист Рабит Батулла һ.б. катнашты.

Камил хәзрәтне Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм Чуашстан Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов каршы алды. Әлбир хәзрәт Шыгырдан авылындагы Өч сәхәбә исемендәге җәмигъ мәчете белән таныштырды. Камил хәзрәткә аның төзелү тарихын сөйләде, музей экспонатлары һәм гыйбадәт кылу бүлмәләрен күрсәтте. Чуашстан Диния нәзарәтенең эшчәнлеге турында сөйләде.

Тукай авылында Мәүлид бәйрәмен йомгаклау чарасы үтте. Әлеге мөбарәк җыенда  Чуашстанның татар авылларыннан җыелган балалар башкаруында салаватлар һәм мөнәҗәтләр әйтелде. Бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен чакырылган кунаклар да җиткерде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясады.

Бәйрәмнән соң Тукай авылында мәдрәсә ачылу тантанасы булды. Яңа дини уку йортында белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: ислам һәм Коръән өйрәнү өчен зур сыйныфлар, гыйбадәт кылу бүлмәсе, ашханә һәм тулай торак.

Мөфти Камил хәзрәт мәдрәсә китапханәсенә “Хузур” нәшрият йорты чыгарган китаплар җыентыгын тапшырды. Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановка да истәлекле бүләк бирде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана