Камил хәзрәт Сәмигуллин "ЧР МДН оешуга 20 ел" дип исемләнгән медальга ия булды

26 гыйнвар 2015 ел 11:42

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллины Чуашстан Республикасына кылган эшлекле сәфәр вакытанда “ЧР МДН оешуга 20 ел” дип исемләнгән юбилей медале белән бүләкләделәр. Аны тантаналы рәвештә Мәүлид кичәсендә Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов тапшырды.

Бу күкрәк билгесе ике мөфтиянең уңышлы хезмәттәшлеге һәм җәмгыяттә рухи кыйммәтләрне ныгыту юнәлешендә актив эшчәнлек өчен бирелде.

Искәртәбез, 25 гыйнварда Камил хәзрәт Сәмигуллин рәсми визит белән Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәтендә булды. Биредә ул данлыклы Тукай авылында мәдрәсә бинасын ачу тантанасында һәм Мәүлид бәйрәмен йомгаклау кичәсендә катнашты.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана