Бүген Әзмәл хәзрәт Саматов белән хушлаштылар

26 гыйнвар 2015 ел 12:45

24 гыйнварда 73 яшендә Алабуга районы имам-мөхтәсибе Әзмәл хәзрәт Саматов вафат булды. Әзмәл хәзрәт озак еллар Алабуга районы имам-мөхтәсибе булып торды һәм үз вазыйфасында күп уңышларга иреште. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районда ислам дине үсеше күзәтелде, мәчетләр ачылды, яшь буын   үзенең дине белән тагы да якынрак танышу мөмкинлегенә ия булды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклашты һәм җеназа намазы укыды. Әзмәл хәзрәтне соңгы юлга озатырга туганнары, дин әһелләре, район администрациясе вәкилләре һәм район халкы җыелган иде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәрхүмнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә хөрмәтле хәзрәтнең  урынын оҗмаһта итсә иде!

Әзмәл хәзрәт Саматовны Чирмешән район Кара Чишмә авылында җирләделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана