Чаллыда "Син исламны беләсеңме?" викторинасы гөрләп үтте

27 гыйнвар 2015 ел 09:21

2015 елда да республикабызда “Син Исламны беләсеңме?” исемле викториналар дәвам итә. 24 гыйнварда шундый чара Чаллы шәһәренең 2 нче татар гимназиясендә узды. Бирегә үз гыйлемнәрен күрсәтү өчен шәһәрнең берничә уку йортыннан 145 бала җыелды.

Викторинада катнашучылар  бер сәгать дәвамында анкетадагы 60 сорауга җавап бирде. Җиңүчеләрне ачыклаган арада “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илназ хәзрәт Яхин динебез нигезләре буенча эчтәлекле әңгәмә уздырды.

Габдрахман Шәйхевәлиев әлеге бәйгенең абсолют җиңүчесе булды. Ул 120 баллдан 111не җыйды. Габдрахманга шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин электрон Коръән бүләк итте. Җиңүче хәзер шәһәр данын Болгарда узачак викторинада яклыячак. Икенче һәм өченче урыннарга 4нче мәтәптән Камилә Фәйзуллина һәм Нурия Сәләхова  лаек дип табылды.

Викторинада катнашкан бер балада бүләксез калмада. Аларның һәркайсысына мөхтәсибәт нәшер иткән дини календарьлар, “Зәкят” хәйрия фонды әзерләгән бүләкләр таратылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана