30 гыйнварда Кол Шәриф мәчетендә "Мин пәйгамбәребезне яратам" акциясе була

29 гыйнвар 2015 ел 11:43

30 гыйнварда Кол Шәриф мәчетендә “Мин пәйгамбәребезне яратам” акциясе була. Чара Татарстан мөселманнарын берләштереп, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) карата хөрмәт һәм ярату хисен күрсәтү, пәйгамбәрләрне сурәтләгән  карикатураларга ризасызлык белдерү максатыннын оештырыла.

Җомга намазыннан соң мөселман активистлары мәчеткә килүчеләргә Пәйгамбәребезне (с.г.в.) олылау һәм ярату сүзләре язылган махсус күкрәк билгеләре һәм флажоклар таратачак. Акциягә килүчеләр каршында Татарстанда билгеле дин әһелләре чыгыш ясар дип көтелә.

Кол Шәрифтә башланып киткән акция Казанның һәм Татарстанның башка мәчетләрендә дә дәвам итәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана