"Дин вә мәгыйшәт" газетасы мәүлид уңаеннан уздырган шигъри конкурс җиңүчеләре билгеле

29 гыйнвар 2015 ел 13:43

“Дин вә мәгыйшәт”нең ноябрь санында Мәүлид бәйрәме уңаеннан Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләмгә багышланган шигырьләр конкурсы игълан ителгән иде. Бер кочак шигырьләр арасыннан уңышлы саналганнары газетаның узган санында басылып та чыкты.

 “Дин вә мәгыйшәт”нең яңа санында җиңүчеләр игълан ителде. 

Син җиңгәнсең тугры дин белән...

"Хөрмәтле шагыйрьләребез-шагыйрәләребез! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Хузур” нәшрият йорты һәм “Дин вә мәгыйшәт” газетасы редакциясе коллективы адресына әйткән җылы сүзләрегезгә, изге теләкләрегезгә без чиксез шатбыз. Ә инде ихлас шигырьләрегез белән сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләмне зурлавыгыз өчен сезгә Аллаһының рәхмәтләре ирешсен.

Шулай итеп бәйгебезнең җиңүчеләрен игълан итәбез. Болар – Казаннан Рифат Сәлахов, Чүпрәледән Сания Шәрәпова һәм Әгерҗедән Асия Корбангалиева. Шулай ук Казаннан Нурфия Халикова, Әгерҗе районы Кичкетаң авылыннан Рәмзия Җиһангәрәева, Яңа Чишмә районы Акбүре авылыннан Рамилә Вәлиуллина, Казаннан Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Яшел Үзән районы Бишнә авылыннаннән Сөмбелә Абдуллина, Кама Тамагы районы Балчыклы авылыннан Ләйсән Сәгъдиева, Казанның Вознесение бистәсеннән Камил Рамазановларның шигырьләрен дә бик яратып укыдык. Һәрбарчагызга Аллаһы Раббыбыз саулык-сәламәтлек, хәерле гыйлемнәр алып, саваплы гамәлләр кылып яшәүләрне насыйп итсен. Бәйгегә нокта куеп, күчтәнәчкә тагын бер шигырь тәкъдим итәбез.

Пәйгамбәргә 

Хакыйкатькә һәрчак каршы гавам,

Хакыйкатькә куеп авызлык

Күп кешеләр яшәмәкче була,

Эстәп ләззәт, кылып явызлык.

Үз-үзләрен илаһ итеп тоеп

Яшәп яткан чакта адәмнәр.

Син тугансың, газиз Рәсүлуллаһ,

Аллаһыдан килгән пәйгамбәр.

Үз кавемең сиңа Әмин дигән,

Аннан мәҗнүн диеп атаган...

Дошмандыр шул, итагатьле булып,

Куркып яшәүчеләр Алладан.

“Үтерергә!” – дигән Иблис үзе,

Кылыч биргән кырык егеткә.

Аллаһ кушса,

Сиңа зыян тими,

Дошманнарың сине күреп тә.

Син җиңгәнсең!

Кылыч белән түгел,

Хакыйкать һәм тугры дин белән.

...Исемеңне искә алган саен

Күз яшьләре чыга... күңелдән. 

Рифат Сәлах

"Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана