“Дин вә мәгыйшәт”нең гыйнвар санында ниләр бар?

30 гыйнвар 2015 ел 14:50

“Дин вә мәгыйшәт” газетасының гыйнвар саны Мәүлид бәйрәменә – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үә сәлләмнең туган көненә багышланган. Бәйрәм уңаеннан Татарстан мөселманнары да байтак чаралар уздырды. Болгарның Ак мәчетенә 20 гә якын төбәк мөфтиләрен, Россиянең бик күп дин әһелләрен җыйган Мәүлид бәйрәменнән репортаж да “Дин вә мәгыйшәт”тә урын алган. Мәүлид бәйрәме - татар халкы уздыра торган иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. “Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең рәхмәтләре өчен шатланырга кушкан, ә Мөхәммәд Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) – Раббыбызның рәхмәтләренең иң зурысы. Чөнки Раббыбыз Коръәндә болай дигән: “Ий Мөхәммәд галәйһиссәлам, Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек”. Шулай булгач, без бу көндә шатлыгыбызны белдерик, әҗер-саваплар сорап догалар кылыйк, шөкерләр әйтик”, - диде бәйрәм чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Кызганычка, Мәүлид аенда бөтендөнья мөселманнарының дини хисләрендә уйнарга, аларны терроризмда гаепләргә маташучы гамәлләр дә кылынды. Бу уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин болай дип мөрәҗәгать итте: “ Франциядә килеп чыккан хәлләр барчабызда борчу тудырды. Бу хәлләр бөтен кешелеккә, иң беренче чиратта, исламга кизәнү, дип саныйм. Бөтен дөньяга мөселманнарны террорга һәм көч куллануга булышучылар итеп күрсәтү сизелә. Без берничек тә террордан һәм көч кулланудан торган гамәлләрне яклый алмыйбыз - бу адымга бер генә дин дә, шул исәптән, ислам да бармаячак”.

“Дин вә мәгыйшәт” газетасы ТҖМДНнең дәгъвәт бүлеге белән берлектә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләмгә багышланган шигырьләр конкурсы игълан иткән иде. Уңышлы саналган шигырьләр тупланмасы газетаның узган санында басылып та чыкты. Бу санда исә бәйгенең җиңүчеләре дә игълан ителгән.

Мәүлид аенда ТР МДНнең “Хузур” нәшрият йорты да Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләмгә багышланган 3 китап һәм Мәүлид турындагы язмалар тупланган “Шура” журналының 7 нче санын нәшер итте. Ризаэддин хәзрәт Фәхреддиннең “Мөхәммәд (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм)” һәм Сөнгатулла хәзрәт Бикбулатовның “Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһынын салаваты һәм сәламе булсын)” китапларыннан өзекләрне “Дин вә мәгыйшәт”нең бу саныннан ук укый аласыз.

Камил хәзрәт Сәмигуллинның даими бара торган “Мөнбәр” сәхифәсендә бу юлы “Тәүбә итү турында” дигән вәгазе урын алган. “Хәзрәт сүзе” сәхифәсендә исә Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин

“Бисмилләсез башланган эшнең ахыры хәерле булырмы?” дигән язмасы белән катнаша. Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә “бисмиЛЛәһ”не төрле җирләрдә әйтүе хәбәр ителә. Урынына, халәтенә карап, аның үз максаты, үз фазыйләте булырга мөмкин. Хәзрәт шундый урын һәм халәтләрнең берничәсенә тукталып китә.

“Дин вә мәгыйшәт”нең бу санында шулай ук Татарстан мөселманнары дөньясында булып узган вакыйгаларга, яңалыкларга, укучыларыбыздан килгән хатларга да зур урын бирелгән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана