Татарстанда мәүлид ае «Мин Пәйгамбәребезне яратам» акциясе белән тәмамланды

30 гыйнвар 2015 ел 15:35

Бүген ТР МДН Татарстан мәчетләрендә «Мин Пәйгамбәребезне яратам» акциясен уздырды. Төп чара башкаланың Кол Шәриф мәчетендә җомга намазыннан соң булды. Җомга намазы вәгазендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хакында сөйләнелде. Аннары исә намаза килгән барча халыкка «Мин Пәйгамбәребезне яратам» дигән сүзләр язылган түштамгалар һәм кечкенә әләмнәр өләшенде. Шулай ук хәзрәтләребез – Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров һәм Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов матбугат вәкилләре, намаз укучылар белән аралашып акциянең максаты хакында сөйләделәр.  

“Мин пәйгамбәребезне яратам” акциясе Татарстан мөселманнарын берләштереп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләмгә  карата хөрмәт һәм ярату хисен күрсәтү максатыннын оештырылды. “Без дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм кебек, мәрхәмәтле булып һәм башкаларны хөрмәт итеп, яратып ислам кыйммәтләрен җиткерергә телибез. Бу акция безгә Коръәндә язылган, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм өйрәткән ислам кыйммәтләрен, идеалларын тагын бер мәртәбә искә төшерә. Шушы рәвешле без мәүлид ае уңаеннан оештырылган чараларга йомгак  та ясыйбыз. Мөселманнар һәрвакыт начарлыкка яхшылык белән җавап җавап биргәннәр, яхшылыкка чакырганнар. Без бүген дә изге гамәлләргә өндибез, мәрхәмәтле булырга дәшәбез”, - диде Рөстәм хәзрәт Батыр.   

Илфар хәзрәт: “Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм  тормыш юлын, аның гамәлләрен өйрәнү һәркайсыбызга кирәк. Без, мөселманнар Пәйгамбәребез тормышына  үрнәк буларак карыйбыз һәм явызлыкка да яхшылык белән җавап кайтарырга тырышабыз. Бу чараны үткәрүнең максаты  - Аллаһка инанучыларның күңелләрендәге  Пәйгамбәребезгә карата мәхәббәт хисләрен күрсәтү һәм, өметләнәбез, Пәйгамбәребез тормышын өйрәнергә сәбәпче булыр дип тә”, - дип сөйләде.

Билгеле булганча, түштамгаларның рәсемнәре иң башта интернет кырында таратылды. Күп сандагы мөселманнар интернет социаль челтәрләрдә шәхси битләренә әлеге рәсемнәрне урнаштырдылар. Шулай итеп «Мин Пәйгамбәребезне яратам» дигән язулы рәсем киң таралыш алды.

Нәзарәт тарафыннан түштамгалар бер атнадан артык инде яшь мөселманнар  катнашында үткәрелүче төрле чараларда таратылып килә. Бүген, 30 гыйнварда исә ул, Татарстанның төрле шәһәрләрендә күпләп өләшенде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана