Әлмәттә мәүлидкә багышланган викторина өлкәннәрне дә, балаларны җыйды

02 февраль 2015 ел 09:00

“Әлмәт таңнары” газетасы Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте белән берлектә Мәүлид аена багышлап “Пәйгамбәребез (с.г.в.) күрсәтмәләре – безгә маяклы юл” исемле викторина игълан иткән иде. 30 гыйнварда үзәк мәчеттә викторина җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Викторинада шәһәрдә яшәүчеләр дә, авыл халкы да катнашты. Өлкәннәр белән беррәттән  укучы балалар да белемнәрен сынады. Бу уртак бәйге беренчесе генә түгел. Моңа кадәр дә бергәләп байтак кына чаралар оештырылган иде. Җәмил хәзрәт Хәлирахманов һәм “Әлмәт таңнары” газетасы баш мөхәррире Гөлназ Гыйззәтуллина киләчәктә дә әлеге дуслыкның дәвам итәчәген билгеләп үттеләр, конкурс-викториналарда актив катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Тантанага килүчеләр дә мондый бәйгеләрнең кирәклеген, аларның гыйлемне арттыруда зур әһәмияткә ия булуын әйттеләр.

“Пәйгамбәребез (с.г.в.) күрсәтмәләре – безгә маяклы юл” викторинасы 40 сораудан торды.  I урынны Алия Хәсәншина яулады. Гүзәл Әбсәламова җаваплары икенче урын белән бәяләнде. Өченче урынны Яңа Нәдердән Ильвира Әхмәтова, Әлмәттән Сания Таштимирова, Энҗия Әхмәдиева, Гайсиннар гаиләсе бүлеште. Аларның һәммәсенә бүләкләр тапшырылды. Вәсилә Вәлиева, Берлия Кәримова (Әлмәт), Тәслимә Фәрхетдинова (Мәмәт), Р.Усманова (Габдрахман) кызыксындыру призларына ия булды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана