ТР МДН вәкилләре Кулатка укуларында катнашты

02 февраль 2015 ел 16:28

30 гыйнварда Болгар шәһәрендә XII Кулатка укулары кысаларында “Рухи тергезү юлында” исемле фәнни-гамәли конференция булды.

Чарада галимнәр, дини һәм җәмәгать эшлеклеләре, Татарстан  һәм Ульян өлкәсе имамнары катнашты. ТР МДН делегациясенә баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, “Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә” җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин керде.

Конференциядә 2014 елгы Кулатка укуларына нәтиҗә ясалды, ислам тарихы һәм татарларда мәгариф системасы урнашу темаларына кагылышлы кызыклы чыгышлар булды. Шулай ук 2015 елгы укуларның темалары билгеләнде.

Әлеге чара кысаларында Нияз хәзрәт Сабиров Болгар тарихи-археологик музей-тыюлык җитәкчесе Фәргәть Вагиз улына  экскурсоводларга ислам мәдәнияты һәм гарәп теле буенча курслар оештырганы өчен рәхмәт хаты тапшырды.

Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәхретдинов 15 декабрьдән 30 гыйнварга кадәр Ульян өлкәсе Кулаткина районы имамнары өчен квалификация күтәрү курслары уздырды. Конференциядә имамнарга курсларны тәмамлау турында таныклык бирелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана