Хәзрәтләр мәдрәсә шәкертләре белән очрашты

03 февраль 2015 ел 13:48

2,3 февраль көннәрендә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин Казан мәдрәсәләрен тәмамлаучылар белән очраштылар. Әлеге очрашуларда “Мөхәммәдия”, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәләр җитәкчеләре Наил хәзрәт Яруллин, Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашында узды.

Рөстәм хәзрәт мөфти исеменнән барлык катнашучыларны сәламләп, ислам турында сыйфатлы гыйлем алу һәм тормышта куллану мөһимлеген ассызыклады. Шулай ук ул шәкертләрнең эшкә урнашулары мәсьәләсе хакында сөйләде. Мәдрәсәләрне тәмамлаучыларның һәрвакыт эш урыннары эзләү алдында торулары хакында әйтте. “Бүгенге көндә нәзарәт яшь имамнарга грантлар бирү буенча программаны тормышка ашырып килә. Безнең авылларыбызга гыйлемле имамнар бик тә кирәк. Шуңа күрә нәзарәт яшь белгечләрне имам булып эшләргә җәлеп итәргә, аларның матди хәлен бераз гына булса да җиңеләйтергә тырышып грантлар бирә”, - диде мөфти урынбасары.

Айдар хәзрәт Карибуллин бүгенге көндә имам һөнәренең мөһимлеге турында җиткерде. “Имамнар хөрмәткә лаек шәхесләр булганнар. Кайда гына яшәсәләр дә  мәхәллә халкының күп сандагы сорауларына җавап табарга ярдәм иткәннәр. Бүген дә дин әһелләре динебез, милләтебез өчен күп хезмәт куя, Алла ярдәм бирсен аларга”, - диде хәзрәт.

Очрашу дәвамында мәдрәсәләрне тәмамлаучылар үзләре дә фикерләрен җиткерделәр, ниятләре белән уртаклаштылар. Шунысы сөендерде, аларның күбесе Татарстанда калырга һәм шулай ук авылларда эшләргә теләкләре барлыгы хакында сөйләделәр.  

Озакламый мондый очрашу Россия ислам университетында уздырылачак. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана