Татар телен өч айда өйрәнеп була!

03 февраль 2015 ел 15:31

2 февральдә Россия ислам университетында ТР МДН, Бөтендөнья татар конгрессы, Россия ислам университеты вәкилләре татар теле, татарлар тарихы, Ислам нигезләре һәм гарәп теле буенча чираттагы түләүсез курсларга фатиха бирделәр. “Без татарлар” исемле проектны башлап җибүрү чарасында мөфти урынбасарлары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.

Һәркем проект кысаларында үзе теләгән юнәлештә укый ала. Курсларга йөрү уңайлы булсын өчен укулар Казанның өч урынында үткәрелә: РИУ, Гаилә мәчете, Ярдәм мәчете.

Дәресләр атнага 3 мәртәбә кичке вакытта уздырыла. 2 февральдә башланып киткән укулар 3 ай дәвам итә. Укулар тәмамлангач сертификат бирелә.

Белешмәләр өчен телефон: 8 927 24 23 578, 8 927 422 17 51

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана