3 февральдә Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе эш төркеменең чираттагы җыелышы үткәрелде. Анда оешманың җитәкчеләре ачыкланды. Шулай итеп, бертавыштан беренче вице-президент вазыйфасына Радик Габдрахманов сайланды. Ул “Туган авылым” комплексы җитәкчесе милектәше дә.
Вице-президент вазыйфаларына Хәйдәр Камалетдинов, Айдар Шаһимәрданов, Ренат Габбасов, Марсель Сабиров сайланды.
Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Марат Кабаев үзенең чыгышында Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче эшкуарларны берләштерү мөһимлеген ассызыклады. Бу атнада Марат әфәнде Мәскәүдә булырга һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, татар зыялылары белән очрашырга ниятли.
Сөйләшү барышында оешма вәкилләре «Мөселман эшкуарлары Кодексы”н әзерләргә килештеләр. Ул мөселман эшкуар көндәлек эшләрен башкарганда күздә тотарга тиешле кагыйдәләр җыелмасы булыр дип көтелә.