Мөфти Питрәч имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырды

04 февраль 2015 ел 13:21

Бүген, 4 февральдә, мөфти Питрәч имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырды. Район авылларында эшләүче 16 имамга дини эшчәнлек алып баруларына рөхсәт бирә торган шәһадәтнамәләр бирелде.

Шәһадәтнамәләр тапшыру чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Эдуард Дияров, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров катнашында Питрәчнең Мәдәният йортында үткәрелде. Дини чарага район имамнары, мәхәллә халкы, кунаклар җыелды.

Имамнар җыелышы мөфти хәзрәтләренең Коръән укуы белән башланып китте. Изге китап аятьләре яңгырагач Рөстәм хәзрәт дога кылды. Дин әһелләре Аллаһы Тәгаләдән район халкына бәрәкәт, иминлек, муллык сорадылар.

Мәхәллә халкы алдында мөхтәсиб Мансур хәзрәт чыгыш ясады. Ул райондагы мәчетләр эшчәнлеге хакында җиткерде.

Җыелыш ахырында Эдуард Дияров Татарстан мөфтиенә шамаил бүләк итте. Камил хәзрәт үз чиратында район башлыгына, имам-мөхтәсибкә һәм районның барча имамнарына мәхәллә халкына ислам кыйммәтләрен җиткергәннәре, динебезгә зур хезмәт куйганнары өчен рәхмәтен белдерде.   Яшь буында рухи кыйммәтләр тәрбияләүгә зуррак игътибар бирергә чакырды. “Агымдагы ел Татарстан мөфтияте тарафыннан Татар дин галимнәре елы буларак уздырыла. бабаларыбызның рухи мирасын, җирлектә яшәгән, динебезгә хезмәт иткән дин әһелләрен өйрәнегез һәм алар хакында мәгълүматларны яшьләргә аңлатыгыз”, -диде Камил хәзрәт.

Чарада Рөстәм хәзрәт Хәйруллин имамнар эшчәнлеге, мәчетләр оештырган дини чаралар хакында вәгазь сөйләде.

Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең Раббыбыздан дини эшчәнлек алып баруда ярдәм, бәрәкәт сорап дога кылуы белән тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана