ТР МДН Чистай китапханәләренә дини китаплар бүләк итте

04 февраль 2015 ел 17:36

Бүген Чистай шәһәренең С. Гобәйдуллина исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә тантаналы рәвештә район үзәк китапханәсенә, мөселман һәм православие мәхәлләләре китапханәләренә дини китаплар тапшыру тантанасы булды.

 Чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Чистай район мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, Чистай епархиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Павел Чурашев, Чистай районы башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов һәм шәһәр студентлары катнашты.

2015 ел Россиядә әдәбият елы дип игълан ителде, ә бу исә бай рухи мирасыбызны үстерергә һәм популярлаштырырга, милли-мәдәни хезмәттәшлекне ныгытырга һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләргә яңа мөмкинлекләр бирә. Әлеге юнәлештә китапханәләрнең дә өлеше бик зур. 2015 елда беренче әдәби чараның да Чистайда узуы очраклы түгел. Бу шәһәр әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә һәрвакыт әһәмитле урын үтәде. Күп кенә классик әсәрләр Чистайда язылды. Моны үзенең чыгышында район башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов та билгеләде.

- Хәзер спорт белән шөгыльләнү һәм сәләмәт яшәү рәвеше алып бару модага керде, ләкин акыллы булу һәм заманадан калышмыйча атлар өчен китап уку кирәк. Яшьләребез әлеге дини китапларны укып, бер-берсенә толерант караш һәм хөрмәт булдырсыннар иде, - дип белдерде.

 ТР МДН 2015 елны “Татар дин галимнәре елы” буларак игълан итте. Халкыбызның рухи һәм мәдәни мирасына кайтару эшчәнлеге бу эшнең төп максатларының берсе. Рөстәм хәзрәт Батыр Чистай районы китапханәсе фондына һәм мөселман мәхәлләләренә “Хузур” нәшрият йорты чыгарган  дини китаплар җыентыгын тапшырды.

“Китаплар – хәзерге цивилизациянең нигезен тәшкил итә. Мөселманнарның бөтен мәдәнияте Коръән тирәсендә тупланган. Мәчетләребезнең бизәлеше дә тамыры белән бу Изге китапка барып тоташа. Коръән дә безгә христиан һәм яһүдләргә карата хөрмәт белән карарга чакыра. Алар анда китап әһелләре дип әйтелә. Бу гына да китапның безнең өчен нинди зур әһәмияткә ия булуы турында сөйли”, - дип белдерде Рөстәм хәзрәт Батыр.

Павел атакай да үз чиратында төрле конфессия вәкилләрен күп әйбер аерып торса да, китапка карата булган караш аларны берләштерү дигән фикер әйтте. Ул китапханәгә дин тарихы һәм әхлак темаларына кагылышлы китаплар күп кенә китаплар бүләк итте.

Бүгенге көндә районда 7 православие һәм 24 мөселман мәхәлләсе эшли. Әлеге китаплар җирле халыкка үзләренең диннәре турында тагы да күбрәк белергә ярдәм итүгә хезмәт итәр дип ышана оештыручылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана