Спорт төрле дин вәкилләрен берләштерә

05 февраль 2015 ел 09:56

4 февральдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан Епархиясе Тынычлык бистәсендәге ТР Эчке эшләр министрлыгы спорт базасында футбол матчын уздырдылар.

Уен башланганчы җирәбә салынды. Җирәбә салу нәтҗәсендә ике команда: «Дружба» һәм «Дуслык» оешты. Шулай итеп, бер командага православлар да, мөселманнар да керде. ФИФА хөкемдары Рафаэль Ильясов судья булды.

Матчта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты һәм бер гол кертте. Уен нәтиҗәсе: «Дружба» –  «Дуслык»: 7:2.

"Уен бик дустанә узды. Башкача  була да алмый, чөнки православия вәкилләре белән күптәннән дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Команда уеннары бу мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыта. Шуңа күрә, якын киләчәктә, шәһәрнең тагын берәр спорт мәйданында очрашырбыз, дип уйлыйм, - диде Татарстан мөфтие матчтан соң.  Шулай ук Камил хәзрәт мөселманнарның хоккей командасы барлыгын әйтеп, православларны хоккей уйнарга чакырды.

Протоиерей Алексей Чубаков үз чиратында матчны оештыручыларның һәркайсына рәхмәтен белдерде. “Мин үземнең мәктәп елларын, футболның ни икәнен искә төшердем. Бу уен төрле кешеләрне берләштерә. Шуңа күрә бүген православлар алдында да, мөселманнар өчен дә мөһим булган сорауларга җавапларны спорт мәйданында табу  бик тә мөмкин”, -диде ул.

Уенны тамаша кылырга шактый халык җыелган иде. Алар арасында Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев та бар иде.

Билгеле булганча, төрде дин вәкилләре арасында уртак чаралар уздыру күркәм бер гадәткә кереп бара. Әйтик, 4 февральдә, Чистай район үзәк китапханәсенә, мөселман һәм православие мәхәлләләре китапханәләренә дини китаплар тапшыру тантанасы булды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана