Нәзарәткә Коми Республикасы мөфтие кунакка килде

05 февраль 2015 ел 15:40

Бүген, 5 февральдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов белән очрашты. Очрашу мөфтияттә булды.

Дин әһелләре мөфтиятләр арасында хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Камил хәзрәт дини эшчәнлек алып баруда үзара тәҗрибә уртаклашуның мөһимлеген ассызыклады.  

Татарстан мөфтие Комидан килгән кунакка республика өммәте хакында, мөфтият планлаштырган эшләр хакында сөйләде.  Бу елның нәзарәт тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак үтүе хакында әйтте һәм татар дин галимнәре китапларының үзенчәлекләре турында аңлатты. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана