Казахстан кунаклары Кол Шәрифтә дога кылды

05 февраль 2015 ел 16:16

Бүген, 5 февральдә, Казахстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Масимов җитәкчелегендәге делегация Кол Шәриф мәчетендә татар халкының дини һәм мәдәни традицияләре белән танышты. Кунаклар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.

Делегацияне мәчеттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Мөфти хәзрәтләре рәсми кунакларга мәчетне күрсәтте һәм биредә Изге Коръән китабын тәүлек дәвамында укый башлау хакында сөйләде. Шулай ук ТР МДНнең башка проектлары хакында да мәгълүмат җиткерде.

Кунаклар Ислам мәдәнияте музеен да карадылар. Монда алар татарлар язмышы, бабаларыбызның Ислам динен кабул итүләренә бәйле тарихи сәхифәләре белән таныштылар.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунаклар белән очрашу вакытында Коръән укыды, аннары ике ил халкына бәрәкәт, муллык сорап дога кылынды.

Очрашу ахырында мөфти хәзрәтләре ТР МДН исеменнән Премьер-министр Кәрим Масимовка истәлек бүләге тапшырды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана