Сахих Әл-Бохари җыентыгы тыелмаган

05 февраль 2015 ел 17:10

Бүген Сахих Әл-Бохари җыентыгына бәйле хәлләргә ачыклык кертелде. Мәгълүм булганча, 2014 елның октябрь аеннан башлап, интернетта Апас районы судының әлеге җыентыкны тыю хакында карар кабул итүенә бәйле хәбәрләр тарала башлады.  Әлеге хәбәрләрнең дөреслеккә туры килмәве билгеле булды. 

Бүген Татарстан Республикасы Прокуратурасы үзенең рәсми сайтында Татарстан Югары суды карарын урнаштырды. Югары суд җыентыкны тыюга дәгъва белдерүче төркемнең эшен туктату турында карар чыгарды. “Дәгъва белдерүчеләр суд Сахих Әл-Бохари җыентыгын тыйган дип уйлап ялгышканнар”, - дип яза Прокуратура сайты.    “Әлеге дин әһеленең хезмәтләре бөтен дөньяда Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләренең ышанычлы җыентыгы буларак танылган. Мөселманнар өчен имам Әл-Бохариның дини, фәнни һәм тарихи дәрәҗәсе беркайчан да шик астына алынмады”, -диелә хәбәрдә.

ТР Прокуратурасы интернет кулланучылар тарафыннан нинди текст әл-Бохариның  хәдисләр җыентыгы буларак ялгыш кабул ителүе хакында да аңлатты: “Апас районы суды Google компаниясенең веб-сервисы автомат рәвештә инглиз теленнән тәрҗемә иткән дини текстны бәяләгән.  Әлеге текст беренче чыганактан очраклы гына сайлап алынган һәм асыл мәгънәне бозган гыйбарәләрдән тора” .

Сахих әл-Бохари хәдисләренең бер генә басма тәрҗемәсе дә тыелмаган, Россия мөселманнары аны татарча да, русча да ирекле файдалана ала, дип ассызыклы Прокуратура.

Шуны да билгеләп үтү мөһим, бүгенге көндә ТР МДН “Хузур” нәшрият йорты татар телендә “Сахих әл-Бохари" китабын басмага әзерли. Ул киләсе атнада дөнья күрер дип көтелә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана