"Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры Россиянең кеше хокуклары яклау буенча вәкаләтле вәкиленең рәхмәт хаты белән бүләкләнде

05 февраль 2015 ел 17:22

“Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры  Мәликә Гыйльметдинова Россия кеше хокуклары яклау буенча вәкаләтле вәкиле Элла Панфилованың рәхмәт хатына ия булды. Хат Татарстанда 2014-2018 елга кеше хокуклары стратегиясен тикшерү барышында тапшырылды.

Мәликә ханым үзенең социаль эшчәнлеген 2000 елларда башлады. Сукыр балалар белән эшләр өчен Брайль системасын үзләштереп,  аларны исламга өйрәтү методикасын төзеде, программасын булдырды. Бер айлык курс кысаларында сукыр балалар Брайль методы буенча укырга һәм язарга өйрәнә, махсус аудиопрограммалар аша санакны үзләштерерә  ала.

Мәликә ханымның “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә берничә ел тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче сукыр балалар ислам нигезләренә төшенде, тормышларында яңа сәхифә ачты. Мәликә Гыйльметдинова күптән түгел   “Күрүчеләргә күрмәүчеләр турында” дигән методик пособия нәшер итте. Бүген ул Теләче районы Иске Җөри авылындагы балалар приютында да актив эшчәнлек алып бара.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана