Бүген мөфтияткә алты мәртәбә дөньякүләм һәм Европа чемпионы булган, танылган кикбоксер Җәббар Әскаров кунакка килде. Танылган кикбоксер мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән аралашканда үзенең тормышы, ният-максатлары хакында сөйләде. “Һәр яшь кеше өчен иң беренче авторитет һәм үрнәк кеше әтисе булырга тиеш. Минем спорт карьерам әтинең ярдәме белән башланды”, -дип сөйләде спортчы.
Җәббар Әскаровны туган җире Дагыстан да рингта зур тизлек, көч һәм осталык күрсәткәне өчен Чынгызхан дип йөртәләр.
Очрашу ахырында Камил хәзрәт кунакка мөфтият исеменнән истәлек бүләкләре бирде.