Мөселман яшьләре вәкилләре белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерә

06 февраль 2015 ел 10:56

6 февраль көнне  Бөгелмә мөхтәсибәтендә ТР имам-мөхтәсибләренең яшьләр эшләре буенча җаваплы вәкилләре катнашында чираттагы икенче очрашу узды.   “Сосновка” спорт базасына алар белән очрашуга Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР МДНнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, көньяк-көнчыгыш төбәге казые һәм Ютазы районы мөхтәсибә Марат хәзрәт Мәрдәншин һәм район администрациясе вәкилләре килде. Чараны оештыру эшенә Бөгелмә мөхтәсибе ярдәмчесе Рафис Сайфуллин күп көчен һәм тырышлыгын куйды.

Соңгы очрашудан соң күп вакыт үтмәде, ләкин агмыдагы елда мөселман яшьләре алдында яңа максатлар тора. Аларны уңышлы тормышка ашыру өчен һәм 2015 елга үсеш юллар билгеләр өчен очраштылар алар.

Татарстан мөфтие исеменнән яшьләрне Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәләмләде, үзенең угет-насихәтләрен җиткерде. Мөхтәcибәтләрдә мөселман яшьләрен активын туплау һәм алар белән төрле социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыру юнәләшендә эшләргә кирәклеген белдерде. Очрашуга килгән яшьләр дә активлык күрсәтеп, борчыган сорауларын бирде. ТР МДН вәкилләре аларның һәр башлангычларына теләктәшлек белдерүләрен әйтте.

Җыелышның төп өлешеннән соң мөхтәсибәт вәкилләре тимбилдинг дип аталган кызыклы тренинг үтте. Ул саф һавада, дусларча күңелле мөхиттә уздырылды. Бу чара яшьләрне команда буларак туплау, максатлар куярга өйрәнү, каршылыкларны команда бердәмлегенә таянып үтү кебек күнекмәләрне барлау нияттен оештырылды.

Очрашуга килгән яшьләр 4 командага бүленеп, тренерлар белән бер үк вакытта  катлаулы да, мавыктыргыч та кунегүләрне башкарды. Логик уйлауга, команда бердәмлегенә корылган бу күнегүләр яшьләргә бик ошады. Алар һәрберсе дипломнар, бүләкләр һәм онытылмаслык хис-кичерешләр белән таралышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана