Балтачның Смәел авылы мәчетенә 20 ел

06 февраль 2015 ел 13:12

Балтач районы Смәел авылында мәчет салынуга 20 ел тулу уңаеннан дин әһелләре, җирле халык, кунаклар катнашында бәйрәм оештырылды. Әлеге чара  Балтач районы мөхтәсибәте имамнары җыелышы кысаларында узды. 

Чараларда Татарстанның баш казые, район имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, район хакимияте вәкилләре, Балтач имамнары, мәхәллә кешеләре катнашты.

Нияз хәзрәт Сабиров Балтач дин әһелләрен мөфти исемннән сәламләде һәм дини эшчәнлек алып баруда активлык күрсәтүләре, динебез кыйммәтләрен халыкка җиткерүләре өчен рәхмәтен белдерде. Моннан тыш Нияз хәзрәт Смәел авылы төзелешенә ярдәм иткән һәм шушы иман йортына хезмәт иткән имамнарга һәм абыстайларга мөфтинең “Рәхмәт хатлары”н тапшырды. Бүгенге көндә авылда Шамил хәзрәт Хаҗиев имамлык итә.

Смәел районының иң борынгы авылларынна санала. Әлеге авылга 14 гасыр ахырларында барлыкка килә. Һәм нигез салучы булып Исмәгыйль шәех санала. Смәел тарихын язучылар: “Исмәгыйль атлы кеше бик батыр кеше, укымышлы мулла ,сәүдәгәр булган. Авылда бер мәчет салынган, анда дин сабагы укыганнар. Кызларны абыстайлар үз өйләрендә укытканнар. Алар бик таләпчән булганнар. Дин дәресе белән бергә  арифметика укытканнар. Кызларга шәригать кануннарын бик әйбәтләп өйрәткәннәр. Рамазан аенда ай буе 9 -11 яшьлекләр уразаны калдырмаганнар, кадер кичендә малайлар мәчеттә, кызлар абыстайда  кичәне олылаганнар. “Кадер кичәсе ипие” пешереп абыстайга алып барганнар. Төн буе намаз укып теләк теләгәннәр. Гарәпчә укый-яза белүче күп булган, урамда эчеп-сүгенеп йөрүче булмаган.Дини китапларны кадерләп тотканнар. Муллалар 3 айга бер мәртәбә өязгә җыенга барганнар”-дип сөйлиләр.

Бәйрәм көнне шушы җирлектә туып-әскән Солтан Фатыйховның авыл тарихына багышланган "Смәел мәчетенә - 20 ел" дип аталган китабы да тәкъдим ителде.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана