Азнакай шәкертләре татар мәгърифәтчеләре мирасын өйрәнә

09 февраль 2015 ел 09:44

Гыйнвар аенда Азнакай шәһәренең Ак мәчете башлангыч мәдрәсәсендә укучы бер төркем шәкертләр Әлмәт һәм Лениногорск районнарына сәяхәт кылып кайттылар. Биредә алар татар халкының бөек галимнәре Ризаэтдин Фәхретдиннең музеен һәм Габдрәхим Утыз Имәнинең каберен зиярат кылдылар.

Мәдрәсә мөгаллимәсе Сөмбел абыстай Шакирова менә инде 3 ел үз шәкертләрен татар мәгърифәтчеләре тарихы һәм мирасы белән таныштыра. “Диния нәзарәте раслаган  укыту программасында  Ислам үсешенә зур өлеш керткән безнең галимнәрнең, мәгърифәтчеләрнең тормыш юлларын, хезмәтләрен өйрәнү каралган. Кичүчат һәм Тимәш авылына баруыбызның максаты да – татар халкын күп еллар буе аң-белемле итү өстендә эшләгән галимнәребезнең мирасларын өйрәнү, халыкка аларны таныту иде”, -дип аңлатты безгә Сөмбел абыстай.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана